Диспансерлаштыру вакытында кешеләрнең буй озынлыгы, авырлыгы үлчәнә. Боларның барысы да симерү яки ябыгаюны билгеләү, дөрес диагноз кую өчен кирәк. Диспансерлаштыру 31 августтан яңадан башланды һәм кешеләр аны актив рәвештә уза, диләр табиблар.
Диспансерлаштыруны 18дән алып 39 яшькә кадәр һәркем өч елга бер тапкыр узарга тиеш. Ә менә 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә сәламәтлекне ел саен тикшертергә кирәк. Диспансерлаштыру инвалидлыкка чыгу яки вакытыннан алда үлем сәбәбе булырга мөмкин булган хроник йогышлы булмаган авыруларны иртә срокларда ачыкларга ярдәм итә.
1 поликлиниканың диспансерлаштыру бүлеге мөдире Ирина Шәймөхәмәтова: «Беренче этап – профилактик медицина тикшерүен узу, өстәмә тикшерү методларын сынап карау. Югары кан басымы, глюкозаның югары дәрәҗәсе, тәмәке тарту, наркотиклар куллану куркынычы да ачыклана.»
Ә тагын холестеринга канны тикшертү дә бик мөһим, белгечләр тикшерүе күп еәрсәне ачыкларга булыша. Быел диспансерлаштыру элеккегечә, чират буенча түгел, ә алдан язылып үткәрелә.
Терапевттан юллама алып яки инфомат аша диспансерлаштыруга язылырга мөмкин. Колл-үзәккә шалтыратып та, язылырга мөмкин. Быел Түбән Камада диспансерлаштыруны 36 меңнән артык кеше узарга тиеш.
Светлана Шумкова, Татарстан яңалыклары.