Быел шәһәр һәм районда яшәүче 170 меңнән артык кешегә прививка ясалачак, дип планлаштырыла. Исемлектә – балалар, олы яшьтәге кешеләр, хроник авырулар белән интегүчеләр, шулай ук халык белән эшләүче төркем – медицина хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр. Уколны кайда кадатырга була? Аның файдасы нидә? Бу хакта хәбәрчебез сөйләр.
Тән температурасын үлчи, тамагын карый – гриппка каршы прививка ясар алдыннан терапевт пациентны тикшерә. Махсус бланк тутырта. Хезмәттәшебез Ландыш Саярова поликлиникага беренчеләрдән булып барырга, сәламәтлеген кайгыртырга була. Узган ел нык авырган.
Түбән Каманың штаттан тыш баш эпидемиологы Елена Пискарева да прививканың кирәклеген үз үрнәгендә күрсәтә. Гриппка каршы иң яхшы корал – укол, дип саный. Быел шәһәр һәм районда яшәүче 170 меңнән артык кешегә вакцина ясатылачак, дип планлаштырыла. Исемлектә – хроник авырулар белән интегүчеләр һәм халык белән эшләүче төркем – медицина хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр.
Гриппка каршы вакцина «Ультрикс Квадри» дип атала. Прививка җиңел һәм куркынычсыз, шул исәптән балалар һәм йөкле хатын-кызлар өчен дә, ди табиблар. Прививканы теләге булган һәркем бушлай ясата ала. Моның өчен шәһәр поликлиникаларына мөрәҗәгать итәргә була. Эш режимы – иртәнге җидедән кичке җиденче яртыга кадәр.
Альбина Вәлиева, Рафаэл Рәкыйпов, Татарстан яңалыклары өчен Түбән Камадан.