Түбән Камада азык-төлек бәяләренең кискен артуы күзәтелә. Халык көнбагыш мае, йомырка, майонез, ит продукциясе сизелерлек кыйммәтләнде, дип зарлана. Уртача 10-15 процентка. Сатучылар моны нәрсә белән аңлата? Хәбәрчебез әлеге сорауга җавап эзләде.
Нурания Хафизова азык-төлек продукциясен сата. Хатын-кыз әйтүенчә, бәяләр яңа ел бәйрәмнәреннән соң арта — халык арасында иң популяр булган товар – йомырка элек 65 сум торса, хәзер 85 тирәсе. Көнбагыш мае, майонез, колбаса хаклары да өскә үрмәли — сатучылар моны НДС артуы белән аңлата. Бәяләр уртача 10-15 процентка арткан. Бу түбәнкамалыларда зур ризасызлык тудыра, күбесе — яраткан товарларыннан баш тартырга мәҗбүр. Кесәгә шактый нык суга, ди җирле халык.