Түбән Кама районында урман мәйданнарын арттыру юнәлешендә эшне көчәйтәчәкләр. Сәнәгать предприятиеләре төзелеше вакытында 950 гектарда урманнар юк ителгән. Урманчылар җыелышында яшь үсентеләр утыртуга аерым игьтибар ителде.Тулырак- киләсе язмада.
Түбән Камада 43 мең гектар урман бар. Шуларның 27 меңе Зәй районыда. Тиздән шәһәрне яшел боҗра урап алырга мөмкин. 5 ел эчендә Түбән Кама янәшәсендә 500 гектар мәйданда үсентеләр утыртачаклар. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы катнашында узган җыелышта шундый максат куялар.
Урманчыларның хезмәт хакын күтәрү, эре предприятиеләр кискән яшеллекне торгызу алга шундый максатлар да куела. Әйтергә кирәк, узган елны эш өчен күпсанлы техника бирелә. Хәзер шуларны урнаштыра торган гаражларда ремонт эшләре бара.