Кулланудан чыккан иске телефоннарны, планшетларны, дискларны нишләтергә?
Түбән Камада тузган җайланмаларны урнаштыру җаен тапканнар. Шәһәрнең 2 нче гимназиясе укучылары бу эштә аеруча актив катнаша. Алар тузган әйберләрне эшкәртү өчен җыя. Гомумән, шәһәрдә “Синергия” дип аталган әлеге проект уңышлы гамәлдә.