Йорт диварларында ярык барлыкка килгән, ишегалды тиешенчә яктыртылмый, уен мәйданчыгы да тиешле дәрәҗәдә түгел. Түбән Кама шәһәренең Вокзал урамындагы 30 йортта яшәүчеләр шулай дип зарлана. Ни өчен бу йорт игътибар үзәгеннән читтә калган? Проблема белән Түбән Камадагы коллегаларыбыз да кызыксынды.
Өлкәннәр капка төбендә борчыган сораулар турында сөйләшәләр. Шуларның берсе – ремонт мәсьәләсе. Ике ел элек эшчеләр диварның бер ягын җылытканнар. Эш шуның белән төгәлләнә дә.
Көн кадагындагы тагын бер темаларның берсе – балалар мәйданчыгы. Дөрес, яңасын урнаштырганнар. Тик ул куркынычсыз, түгел ди биредә яшәүчеләр. Юл буйлап койма куюны сорыйлар.
Зарлар исемлеген тагын дәвам итәргә була: тараканнар, ишегалдының тиешенчә яктыртылмавы… Идарәче компания хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, кайбер сорауларга җавап инде бар. Мисал өчен, балалар мәйданчыгын подрядчылар шушы көннәрдә рәткә китерергә вәгъдә биргәннәр. Тараканнар белән дә мәсьәлә хәл ителмәслек түгел. Бары кешеләргә гариза язарга кирәк. Дөрес, квартир хуҗаларына да өйләрендә тәртип урнаштыру сорала, дип өстәделәр. Йортта яшәүчеләрне сөендерми торган җаваплар да бар. Сүз капиталь ремонт турында бара.
Вокзальная урамындагы 30 йортта яшәүчеләр вәгъдәләрнең үтәләчәгенә өметләнә. Шулай да ремонт мәсьәләсенә кире әйләнеп кайтуларын сорыйлар. Бинаны тулысынча җылытырга кирәк, ди алар. Диварлар инде ярылган. Әлегә кешеләргә күрше йортка карап сокланасы гына кала.