Республика президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган “Безнең ишегалды” программасы тулы куәтенә үз эшен дәвам итә. Татарстанда ишегалларын төзекләндерү эшләрен 2024 елга кадәр башкару планлаштырыла. Түбән Кама шәһәрендә яшәүчеләр үз ишегалларын матурлауда үзләре дә катнаша. Биредәге матурлык дөньясын хәбәрчебез дә күреп кайтты.
Земфирә Каюмова лаеклы ялда. Эшкә барасы булмаса да, бер буш көне юк аның — хатын-кыз Вокзал урамындагы 38нче йорты ишегалдында чәчәкләр үстерә. Монда нинди генә төрләре юк… Роза, пиона, ромашка, астра, хәттә виноград та өлгереп килә.
Күңел матурлыгы аша гүзәллек тудыручы хатын-кыз җирдә казынырга ярата – менә инде ун елдан артык хуҗабикә ишегалдын яшелеккә һәм чәчәкләргә күмә. Моңа карап, күршеләр дә сокланып һәм сөенеп туя алмый – алар Земфирә ханым тырышлыгы белән булдырылган әкияти гүзәллекне саклап кына торалар.
Вокзал урамындагы 38нче йортта яшәүчеләр бик дус яшиләр – билгеле сәбәпләр аркасында бергә җыелып булмаса да, күршеләр киләчәккә планнар төзи – таҗлы вирусны җиңгәч, чәчәкләр арасында самовыр кайнатып, тәм-томнар белән сыйлану.