Түбән Кама шәһәрендә дә, волонтерлар өлкәннәр һәм инвалидларга азык-төлек тутырылган төргәкләр өләштеләр. Хәйрия чарасы дәвам итә. Тамара Романова кунакларны сөенеп каршы ала. Түбәнкамалының күзләре начар күрә. Бүген волонтерлар аны күчтәнәч белән сөендерә. Төргәктә – бер атнага җитәрлек азык-төлек. Бүген барлыгы 18 пакет өләшенә. Хәйрия ярдәменә күп балалы гаиләләр, ялгыз пенсионерлар, физик мөмкинлелкәре чикле кешеләр ия була
Шамил Шарантаев “Яңарыш” хәйрия фонды директоры
-800-600-01-53
Азык-төлекләрне адреслар буенча волонтерлар өләшә. Ярдәм акциясе әле дәвам итә. Үз өлешегезне дә кертә аласыз. Хәйрия тартмалары сәүдә үзәкләрендә урнаштырылган.