Республикабызда дини мәгрифәт учаклары, яңа мәчетләр салынуы, билгеле күңелле күренеш. Түбән Каманың 35 А микрорайонында төзелеп килүче мәчетнең идәнен җәйделәр. Эшчеләр бер көн эчендә 130 кубометрга якын бетон салдылар. Бу беренче этап, икенче катламда җылыткыч материал, ә соңыннан җылы идән куелачак, дип көтелә. Башкарасы эшләр әле байтак. Хәзер иман йортының диварларын күтәрәләр, шулай ук тимер-бетон конструкциясен монтажлау эшләре бара. Мәчет бары халык ярдәме белән салына. Әгәрдә сез әлеге изге эшкә үз өлешегезне кертергә теләсәгез, Түбән Кама шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетенә мөрәҗәгать итегез.