31 июльдә, мөселман дөньясы иң зур һәм иң изге бәйрәмнәребезнең берсен Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Татарстанда пандемия шартларында Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләре билгеләнде. Башкалабыз Казанда корбан чалу 15 мәйданчыкта башкарылачак.Шулай ук Татарстан мәчетләре дә гаеткә, корбан чалу өчен гаризалар кабул итә башлады.Түбән Кама шәһәрендә Корбан бәйрәменә әзерлек ничек бара? Алдагы язмада.
Пандемия аркасында, быел Корбан бәйрәмен үткәрүгә үзгәрешләр кертелә. Аның беренчесе, түбәнкамалыларга бәйрәм намазына иртәрәк килергә туры киләчәк.
Килгән кешеләргә битлек, перчатка кияргә һәм үзләре белән намазлык алырга кирәк. Үзара дистанцияне саклау максатыннан мәчет эченә 90нан артык кешене сыйдыра алмыйлар. Калганнары намазны урамда укыячак. Бу көннең төп чарасы –корбан чалуга килгәндә, аны мәчет теритториясендә оештырмаячаклар.
Корбан чалу белән шөгыльләнүче әлеге команда бу эшне барлык кагыдәләренә туры китереп башкарачак. Сарык бәяләре 9дан 10меңгә кадәр булыр, дип исәпләнә. Тулырак мәгълүматны Үзәк мәчеттә белеп була. Үзләре корбан чалырга теләүче шәһәрдәшләрне, моны авылларга кайтып башкарырга чакыралар.
Әйтергә кирәк, Корбан бәйрәме, 31нче июль Татарстанда ял көне, дип игълан ителгән.