Токмач кисүдә ярыштылар, милли аш пешерү серләре белән дә уртаклаштылар. Түбән Кама шәһәрендәге 27нче мәктәптә Аш-су бәйгесе оештырылды. Әлеге чарада кызлар гына түгел, егетләр дә катнашты. Тагын шунысы үзенчәлекле, татар халык ризыкларын әзерләргә башка милләт вәкилләре бик теләп алынды.
Гөбәдия, кыстыбый, кош теле… Өстәл сый-нигъмәтләр белән тулы. Татар халык ашларын 27 мәктәп укучылары әзерләгән. Илзирә иртән торып өчпочмак белән бөккән пешергән. Бүген ул камыр ризыгы рецепты белән уртаклаша. Укучылар милли ашлар турында сөйләп кенә калмыйча, үз осталыкларын да күрсәттеләр. Кызлар камыр басып, җәеп, токмач кисү буенча көч сынашты.
Әлеге бирем очраклы кертелми. Элек-электән киленнәрнең уңганлыгын токмач кисү тизлегенә, нәзеклегенә карап сыный торган булганнар. Укучыларыбыз гореф-гадәтләрне белеп үссен, дигән фикердә оештыручылар.
Аш-су бәйгесендә татарлар гына түгел, рус кызлары да бик теләп катнаша. Үз көчләрен егетләр дә сынарга була. Тәмле көрәш 27нче мәктәптә туган тел ункөнлеге кысаларында оештырыла. Телеге булганнар китап күргәзмәсе белән дә таныша ала. Кунакларны чәк-чәк, кош теле белән дә сыйлыйлар.