Түбән Камада гуманитар ярдәм җыю буенча биш пункт эшләп килә. Теләге булган һәркем хәрбиләргә, аларның гаиләләренә, шулай ук Лисичанск һәм Рубежное халкы өчен кирәк-яраклар тапшыра ала. Үзәкләрдә озак саклана торган ризыклар, гигиена чаралары һәм кием-салым кабул ителә – быел әлеге пунктларның эшли башлавына 1 ел тула. Кайда, нәрсә һәм нинди ярдәм оештырылганы – хәбәрчебез күзәтүендә.
Ярдәмнең зуры-вагы юк — түбәнкамалы моны яхшы белә. Ир-ат йөзен күрсәтмәскә сорый. Бу аңлашыла да. Узган ел өлешчә мобилизация буенча чакырылган. Өйгә ике атналык ялга кайткан. Хәрби зонага китер алдыннан гуманитар ярдәм җыю пунктына керә – монда солдатка барлык кирәк-яраклар тапшыралар.
Гуманитар ярдәм җыю пунктларының берсе – Химиклар проспектындагы 72Б адресы буенча урнашкан. Биредә хәрбиләр өчен җылы киемнәр, дарулар, азык-төлекләр кабул ителә. Балалар рәсемнәрен дә алып килүчеләр бар – монысы инде күңел күтәренкелеге өчен. Волонтерлар да үз өлешләрен кертәләр – коры душ ясыйлар. Алар эшнең тәртибен белеп башкаралар.
Үзәк көн дә ачык. Аның эшли башлавына буел 1 ел тула. Әйтергә кирәк, Түбән Камада гуманитар ярдәм җыю буенча 5 пункт эшләп килә.
Альбина Вәлиева, Рафаэл Рәкыйпов Татарстан яңалыклары.