Түбән Кама районының урман-авыл тирәләренә 16 мең данә вакцина таратылачак. Әлеге чара кыргый хайваннарны котыру чиреннән саклап калуга юнәлтелгән. Профилактик эшне ветеринария хезмәткәрләре белән аучылар елына ике тапкыр башкара. Уңай нәтиҗәсе дә бар. Бүген иҗат төркеме белгечләр белән бергә, Сарсаз бли авылы территориясендә булып кайтты.
Менә шундый тәмле “шакмакларны” җәнлекләр бик теләп ашый. Ә эчендә – дару-вакцина. Ветеринария хезмәткәрләре белән аучылар аларны төлке, бүре оялары тирәләренә куя. Безнең урманнарда алар иң еш авыру тарату чыганагы булып торалар.
Әлеге профилактик чараны белгечләр елына ике тапкыр башкара. Әйтергә кирәк, котыру – дәвалап булмый торган авыру. Кыргый җәнлекләр аша йорт хайваннарына да йогу куркынычы бар. Шуңа да ветеренарлар авыл тирәләренә килгән төлкеләрдән сак булырга чакыра. Тешләгән очрактан кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.