Түбән Кама районының ПрОсти авылында чүплекне рекультивацияләүнең икенче этабы башланды. Хәзер калдыкларны сортларга аеруга, юкка чыгаруга керештеләр. Объектта камералар урнаштырылган, онлайн режимда эшнең барышы контрольдә тотыла.
Бер трактор резина калдыкларын чүплектән казып чыгара, икенчесе аларны КамАЗ машинасына төйи. Эш тоткарлыксыз алып барыла. Чүплекне рекультивацияләүнең икенче этабын тиз тотарга ниятлиләр.
Ә менә пычрак грунт һәм вак резина калдыкларын утильләштереп булмый. Аларны изоляцияләп шунда күмәчәкләр. Әйләнә-тирә мохитка, кешеләр сәламәтлегенә бернинди зыян килмәячәк.
СНХ Айрат Салаватов әлегә грунт һәм җир асты сулары пычрана, чөнки җитештерү калдыкларын җыйганда герметиклык сакланмый иде.
Резина калдыклар чүплеге совет чорыннан ук үсә башлаган. Ул әйләнә-тирә мохитне агулаганчы берничә тапкыр янган. Рекультивация эшләре быел берьюлы ике «Чиста як» һәм «Экология» проектлары буенча башланды. Финанслауның гомуми суммасы 740 миллион сум. Төп эшләр быел башкарыла.
ТР экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавский: «Барлыгы 35 гектарда эш алып барыла, шуның 15 гектары зарарланган. 460 куб метр калдык җыелган.»
Чүплек территориясендә камералар урнаштырылган, белгечләр эш барышын читтән күзәтеп тора ала.
ТР экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавский: «он-лайн мониторинг системасы буенча без генә түгел, ә Россиянең табигый байлыклар һәм экология минитрлыгы белгечләре дә күзәтеп торалар.»
Рекультивация эшләре 2 елга исәпләнгән. 2021 елда биологик этап башлана — якындагы елга чистартылачак, элеккеге чүплек урынында агачлар утыртылачак.
Фәнис Мөхәммәтов, Светлана Шумкова, Булат Әбделманов.