Республикадан Махсус хәрби операөиядә катнашучыларга гуманитар ярдәм туплап җибәрү эше дәвам итә. Бу көннәрдә Түбән Кама раойныннан, Донбасска 10 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелде. Бу игелекле эшкә районнын барлык халкы кушылды.
Кыска гына вакыт эчендә өч газель һәм ике внедорожник тулысынча төялде. Гуманитар ярдәмнең яртысын диярлек, төзелеш материаллары тәшкил итә. Аларны сугышчыларга ныгытмалар булдыру өчен алып баралар. Һәм әлбәттә хәрбиләргә, аларның гаиләләре, якыннары, балалары тарафыннан язган хатлар һәм посылкалар җибәрелде. Әлеге ярдәм иң масштаблысы.