Түбән Кама районында яшәүчеләр үзара салым җыю эшендә актив катнашалар. Әлеге программа республика бюджетыннан да финанслана: халыктан җыелган һәр 1 сумга бюджеттына 4 сум өстәлә. Әлеге чараларга юллар салына, зыяратлар рәткә китерелә, су белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә. Хәзер эшләр Ширәмәт авылында да ахырына якынлашып килә. Биредә балалар өчен уен мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
Төрле уен җайланмалары, таганнар куелган балалар мәйданчыгы инде әзер диярлек. Бары брусчатка җәеп бетерәсе һәм әйләнә-тирәне рәткә китерәсе кала. Биредә өлкәннәр дә спорт белән шөгыльләнә алачак.
Балалар мәйданчыгы белән футбол кыры үзара салым акчалары хисабына төзелә. Чөнки программа бик отышлы, ди Ширәмәт авылында яшәүчеләр. халыктан җыелган һәр 1 сумга бюджеттына 4 сум өстәлә. Җирле хакимият тә үз өлешен кертә.
Ширәмәт авыл җирлегендә үзара салым акчаларына башка эшләр дә башкарылган. Мисал өчен, Поповка белән Камский бистәсендә урам яктырткычларын урнаштырганнар. Киләчәктә чүп контейнерлары өчен мәйданчык булдырырга уйлыйлар. Әлеге сорау чираттагы тавыш бирүдә күтәреләчәк.