Түбән Кама районында яшәүчеләр онытылган ташландык бинага зарланалар — сүз 33нче мәктәп янындагы ахырына кадәр барып җитмәгән төзелеш турында бара. Биредә 10 ел элек йорт салмакчы булалар, тик финанс кыенлыклар аркасында эшләр туктатылып тора. Хәзер әлеге объектны яшүсмерләр үз итә — алар үз гомерләрен куркыныч астына куеп, буш вакытларын монда үткәрә.
Беркем тарафыннан да кулланылмый торган бина әллә каян күзгә ташланып тора — “сакаллы” объектны яшүсмерләр үз итә. Малайлар куркыныч төзелештә уйнап йөри. Әлеге видеоны Химиклар проспектындагы 20нче йортында яшәүче хатын-кыз төшерә. Шәһәрдәш әйтүенчә, куркыныч манзараны ул көн саен күзәтә.
Ачыкланганча, 10 ел элек биредә күпкатлы йорт салмакчы булалар, тик финанс кыенлыклар аркасында эшләр туктатылып тора. Хәзер элеккеге төзелеш урыны – рөхсәтсез чүплек ташу мәйданчыгына әйләнеп бара. Монда ниләр генә юк: пластик һәм пыяла шешәләре, полиэтилен капчыклары… Тирә-якта яшәүчеләр мондый күршеллеккә бер дә шат түгел.
Түбән Камада төзелеп бетмәгән җиде бина исәпләнә. Һәрберсенең хуҗасы бар. Шуңа күрә, муниципалитет хезмәткәрләренең объектларны сүтәргә яисә койма белән уратып алырга рөхсәтләре юк. 33нче мәктәп янындагы бинаның киләчәге инде билгеле. Хәзерге вакытта “Гаилә” паркы янындагы ташландык бинасының киләчәге хәл ителә – шәһәр судында әлеге эш буенча утырышлар уза. Беренче мәктәп янында урнашкан объект буенча да тикшерү бара, аның куркыныч һәм кирәксез икәне ачыкланса, бинаны сүтәргә рөхсәт биреләчәк.
Альбина Вәлиева, Евгений Лызаев.