Түбән Кама районында Салих Сәйдәшев исемендәге музыка колледжын төзекләндерә башлыйлар. 1963 нче елда салынган бинада, моңа кадәр капиталь ремонт уздырганнары булмаган.
Төзекләндерү эшләрне башкарыр өчен Республика тарафыннан 130 миллион сум акча бүлеп бирелә. Тагын 20 миллионны җирле бюджеттан алырга ниятлиләр. Ремонт барышында нинди үзгәрешләр булачагын Түбән Камадагы хәбәрчебез Рушания Сибатова белешеп кайтты.
Студентлар музыка уен коралында уйнарга өйрәнәләр. Әлегә аларның дәресләре иске, кысан кабинетларда уза. Педагоглар һәм укучылар капиталь төзекләндерүне зур түземсезлек белән көтәләр.
Белем бирү йорты 1963 нче елда төзелә. 60 ел эчендә бина шактый таушалган. Аның эчке ягы да, кабинетлар торышы да күзне иркәләми. Өстәвенә, кайбер урыннарда түбәсеннән су ага. Быел көллиятне төзекләндерергә дигән карар кабул ителә. Эшләр барышы белән бүген шәһәр мэры Рамил Муллин да танышты.
Диварларында бөек музыкантларның сүзләре, фотосүрәтләре, музыка кораллары рәсемнәре… Булачак ккөллиятнең проектына күз салсаң – ремонт заманча, матур булыр дип көтелә. Рамил Муллин ассызыклавынча, уку класслары студентлар иркенләп иҗат итәрлек зур булырга тиеш.
Төзекләндерү барышында көллиятнең 4 нче катында урнашкан 1 нче музыка мәктәбенә дә ремонт ясаячаклар. Финансларга килгәндә Республика тарфыннан 130 миллион сум бирелә, район бюджетыннан 20 миллион сум алырга телиләр.
Раушания Сибатиова, Максим Липин, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.