Республикадан махсус хэрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләү һәм туплау эше дәвам итә. Районнар, авыл җирлекләре дә бу эшкә теләп кушыла. Әйтик, Түбән Кама районында хәрбиләргә яшеренү челтәрләре үрәләр. Алар ярдәмендә солдатлар окоп, техника һәм коралларны, дошман күзеннән саклый ала. Алгы сызыкта булган ир-егетләргә булышу – һәркемнең намус эше, ди волонтерлар. Түбән Камадан чираттагы репортаж.
Бер-берсенә көч биреп, җырлап эшлиләр. Волонтерлар элекке Көнкүреш йорты бинасының беренче катында маскировка челтәрләре үрәләр. Изге эшкә 70кә якын кеше кушылган. Хәзер өстәмә бүлмә, шулай ук материаллар сатып алырга финанс ярдәм кирәк, диләр.
Студентлар урамындагы 13 йортта да эшнең туктаганы юк. Берәүләр – кисә, икенчеләр – үрә. Маскировка челтәрләре ярдәмендә солдатлар окоп, техника һәм коралларны дошман күзеннән саклый алачак. Алгы сызыкта булган ир-егетләргә түбәнкамалылар кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. “Гаилә” үзәгенең ишекләре иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр ачык.
Игелекле эшкә үз өлешегзне кертәсез килсә, телефон номеры экранда күрсәтелгән.