Сәламәтлек темасын дәвам итәбез. Түбән Кама районында ашыгыч ярдәм күрсәтү үзәгенең берсендә, декабрь аенда, стерильләштерү бүлеге эшли башлады. Биредә медицина җиһазларын заманча җайланма ярдәмендә юачаклар. Моңа кадәр бу эш белән шәхси компания шөгыльләнгән. Хәзер ерак барасы түгел. Теманы Рушания Сибатова дәвам итә.
Шәфкать туташы Гөлсинә Сафиуллина инструментларны стерилизацияләү бүлегендә эшли. Белгеч кулыннан көн саен меңләгән скальпель, качы, һәм пинцет уза.
Инструментлар һәрбер машинада эшкәртүнең аерым бер этабын узалар. Анда үзәк хастаханәнең барлык бүлекләрендә кулланылган табибларның эш коралларын алып киләләр.
Стерилизация бүлеге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү үзәгендә урнашкан. Андагы машиналар көненә 6 меңгә якын медицина инструментын юарга мөмкинлек бирә. Моңа кадәр бу эш белән шәхси компания шөгыльләнгән. Табиблар искәртүенчә, башкарылган эш стерилизациянең барлык таләпләренә туры килә.