Үз сәламәтлегеңне тикшерү, анализлар тапшыру, тар белгечләрнең консультациясен алу — тагын да җиңеләйде. Хәзер Түбән Кама районында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне әлеге процедураларга махсус автомобиль йөртә. Махсуслаштырылган машина иң ерак авылларга керә — ул аз хәрәкәтләнүчән һәм физик мөмкинлекләре чикле халык өчен җайлаштырылган. Тулырак алдагы видеоязмада. Заманча машина беренче пассажирлар белән Тоба авылында урнашкан фельдшер-акушерлык пунктына ашыга — олы яшьтәге яшәүчеләр монда диспансеризация үтәр өчен килә. Бик уңайлы, ди алар. Махсуслаштырылган автомобиль “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” программасы кысаларында кайтарыла. Ул 5 урынга каралган, шуларның берсе физик мөмкинлекләре чикле пассажирлар өчен. Мәликә Ибраһимова – 81нче яшен куа. Хатын-кыз медицина тикшерүен даими рәвештә үтә. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансеризациягә җирлекнең фельдшер-акушерлык пунктларына алып киләләр. Әгәр аларга тар белгечләрнең консультациясе яки югары технологияле җиһазларда тикшерү кирәк булса, авыл халкын Түбән Кама үзәк күппрофильле хастаханәсенә китерәләр.