Компьютерда ничек көй язарга? Моның өчен күпме вакыт кирәк? Әлеге белемнәрне түбәнкамалылар түләүсез үзләштерә алачак. Түбән Кама музыка көллияте студенты үз проекты тормышка ашыру өчен грант откан. Җиңүче белән безнең иҗат төркеме дә аралашып кайтты.
Әлеге көйне язу өчен Илһам Хөсәеновка 10 минут чамасы кирәк була. Ул моны компьютер ярдәмендә башкара. Теләк булса, иҗат серенә төшенү өчен күп вакыт сарыф ителми, ди булачак музыкант. Белгәннәрен ул башкаларга да өйрәтергә әзер.
Түбәнкамалы музыка мәктәбе оештырырга теләве турында сөйли. Идеясен хуплап чыгалар. Грант та ота. Укулар ноябрьдә башланачак .
Нәрсәгә өйрәнгәннәрен – яшьләр тәҗрибәле музыкантларга да күрсәтә алачак. Уку программасына композиторлар белән дә очрашулар планга кертелгән. Илһам үзе Түбән Кама музыка көллиятенең 3 курс студенты. Аның максаты – тәҗрибәсен башкаларга да өйрәтү.