Түбән Кама районының Сухрау авылы халкы «Без — Җиңүнең бер өлеше!» акциясен оештырган. Аның инициаторлары — авылда яшәүче Алена Фролова һәм Татьяна Фролова. Бу хакта шәһәр хакимиятенең телеграм-каналында хәбәр ителә.
Махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәрләре, җылы киемнәр, эчке күлмәк-ыштан, аяк киеме, перчатка, башлыклар җибәргәннәр. Авыл халкы сугышчылар өчен йон оекбашлар бәйләгән. Шулай ук хәрбиләр азык-төлек җыелмасы, дарулар, чәкчәк һәм өй токмачы алачак. Хатын-кызлар хәрбиләр өчен видео яздырган.
«Кадерле ир-егетләребез! Сезнең тизрәк исән-сау өйгә кайтуыгызны телибез. Үзегезне саклагыз. Без сезнең белән бик горурланабыз!» — диләр алар.
Гуманитар ярдәм алучылар арасында Сухрау авылы егете Айрат та бар. Авыл хатын-кызлары аңа аерым сәлам юллаган.
«Сухрау авыл җирлегендә яшәүчеләр көн саен егетләр өчен маскировка челтәре үрә», — дип уртаклашты авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов.
Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада теләгән һәркем беренче кирәкле продуктлар һәм товарлар, гигиена чаралары, кием һәм аяк киеме алып килә ала торган пунктлар эшли. Битараф булмаган һәр шәһәр кешесе ярдәм күрсәтә ала.
Махсус хәрби операция узган елның 24 февраленнән алып барыла. Президент Владимир Путин ахыргы максат дип Донбассны азат итү һәм Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыруны атады.
Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында eroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.