Түбән Кама егете Рамил Галләмов Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнаша. Егерме яшьлек Рамил армиягә нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумын тәмамлаганнан соң ук китә, аңа кадәр ул 24нче лицей-интернатта белем ала. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Хәзерге вакытта Рамил Росгвардиягә караган оператив билгеләнештәге махсус дивизиядә хезмәт итә. Әлеге берләшмә солдатлары илдә катлаулы хәлләр туганда, оператив рәвештә җавап биреп кенә калмыйча, зур чараларда да, Хәтер һәм кайгы көненә, Җиңү парадларына багышланган тантаналарда да катнаша.
Быел парад, гадәттәгечә, 9 майда илнең төп мәйданында узачак һәм Рамил Галләмов анда катнашкан тагын бер түбәнкамалы булачак.