“Төбәкләр юл челтәрен үстерүгә үз гаризаларын бирергә тиеш,” — диде ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин. Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирү һәм әлеге территорияләрне алга таба үстерү турындагы мәсьәләне Татарстан журналисты Кирилл Шлыков күтәрде.
Президент Россия Федерациясендә инфраструктураны үстерүгә «зур акчалар» бүлеп бирелә, дип җавап бирде. Бу ихтыяҗларны проектларга кертергә генә кирәк. Төбәкләр юл челтәрен үстерүгә үз гаризаларын бирергә тиеш.
2021 елда Татарстанда җир кишәрлекләре бирү исемлегенә 66 меңгә якын гаилә кертелгән. 42 мең күп балалы гаилә җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән, 24 мең гаилә бушлай җир участогы бирүне көтә. Казанда 6 мең 600дән артык гаиләгә җир кишәрлекләре бирелгән.