Әлмәт оек-оекбаш фабрикасында «Җиңү өчен» дигән оеклар эшләп чыгара башладылар. Заманча җиһазлар, югары технологияләр һәм профессиональ коллектив булган предприятие җитештерүне арттыра ала. Биредә импортны алыштыру программасына 2014 елда ук кергәннәр. Хәзер фабрикада нәрсәләр тегәрләр? Бу хакта киләсе репортажда.
«Алсу» оек-оекбаш фабрикасында «Z» хәрефе белән чигелгән оекбашларны бер атна эчендә теккәннәр. Регламентка төзәтмәләр керткәннәр, Яңа товарлар әзер инде..
2014 елда ук әлмәтлеләр беренче булып Кырым ярымутравында яшәүчеләргә төрле оек, оекбашлар тегә башлаган. Моның өчен крымлылар әлегә кадәр кадәр рәхмәтле. Бер ел элек Россия армиясе белән тыгыз хезмәттәшлек башлана. Ул чакта Кораллы Көчләр гадәти портянкалардан баш тарткан һәм Әлмәт фабрикасы махсус армия оекларн тегүгә керешкән..Чираттагы төяп җибәрү вакыты җиткәч, кайбер цехлар тәүлек буена эшләүгә күчкән. Әлмәттән безнең ил сакчылары өчен барлыгы 10 миллионнан артык пар оек тегелгән.
Әлеге оеклар гади оекалрдан аерылып тора. Алар бик чыдамлы, уңайлы, хәрби хезмәткәрләр өчен бик кирәкле.
Чираттагы армия заказы кораллы көчләргә шушы көннәрдә генә җибәрелә. Болардан тыш, Әлмәт тегүчеләре спортчылар, биючеләр һәм хәтта космонавтлар өчен махсус партия оеклар җитештердгән.
Шушы көннәрдә Халыкара космик станциядән Җиргә космонавт Антон Шкаплеров төшә. Хәзер ул үзенең хезмәттәше Олег Артемьев белән бергә. Нәкъ менә алар үз вакытында орбитада әлмәтлеләрдән махсус «космик оекларны» ны беренчеләрдән булып сынап карый, югары бәя бирәләр.
Махсус Силикон амортизаторлар галәм шартларында өслек белән бәйләнешне йомшарта, травма алуны киметә. Гадәти сәяхәтчеләр өчен дә махсус әйберләр эшләп чыгарыла.
Хәзер фабриканың җитештерү күәте елына 20 миллион пар оек, оекбаш чыгарырга мөмкинлек бирә. Ә 35 ел эчендә Әлмәт тегүчеләре балалар һәм өлкәннәр өчен 400 миллионнан артык пар оекбаш-оекбаш продукциясе җитештергән. Бүгенге шартларда «Алсу» фабрикасы кибетләргә йөзләрчә төрле әйбер эшләп чыгара ала.
Һәр оек автомат рәвештә 30 секундтан 5 минутка кадәр, күләменә, артикул һәм рәсемгә карап, әзер була. Боларның барысы да-йөзләрчә тегүче, технолог, көйләүче, инженер хезмәте.
Кешеләр алгы планда. Коллективта эшләүчеләрдән тыш, инвалидлар һәм картлар йортлары, балалар приютлары һәм социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр мәнфәгатьләре дә исәпкә алына. Аларга бүләкләр дә әзерләп, тапшыралар. Менеджерлар һәр сабыйга яки өлкән кешегә оек, оекбашлардан өлеш чыгару өчен тыршып эшлиләр.
Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Илдар Сафиуллин, «Вести — Татарстан», Әлмәт.