Татарстанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы уңаеннан һәр районның мәдәният көннәре уза. Бүген кич Камал театрында Балык бистәсе районы чыгыш тәкъдим ителсә, 19 сентябрьдә “Сузыйк әле Әтнә көйләрен” дип аталган театральләштерелгән тамаша узды. Әтнәлеләр чыгышын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан да күреп кайтты.
Чыннан да искитәрлек тамаша булып чыкты Әтнә районы сәнгать әһелләре оештырган чара. Камал театрында премьера сыман. Халык күргәзмә белән танышырга ашыга.
Күргәзмәдә район бренды булган Әтнәкәй- Атнинка камыр ризыгы да , башка тәм-томнар да тәкъдим ителде. Һәр мәйданчык үзенә күрә бер остаханә. Шул арада остаз белән нинди дә булса һөнәргә күнекмәләр аласың.
Ошатмый калу мөмкин түгел! Әтнә базары почмагы нәкъ Габдулла Тукай тасвирлап калдырганча кайнап тора.
Рәвешен китерә белү әтнәлеләргә тарихтан килә. Әтнә сәүдәгәрләре илебез тарихында Урта Азия белән элемтәнең чишмәбашында торучылар.
Яраттыра белә Әтнәлеләр. Ни әйтсәң дә ул төбәктә элек-электән театраль, җыр- моңга, әдәбият сәнгатькә хирыс халык яши.
Татарстан мәдәният министры исемннән Мәдәни башкала исеменә дәгьва кылучы Әтнә районын, якташларын Дамир Натфуллин да котлады.
Әтнә районы, һичшиксез мәдәни башкала исеменә лаек , чөнки Камал театрында гына да күпме безнең районнын чыккан сәнгать әһелләре эшли диде туган ягы белән горурланып Фәнис Җиһанша.
Конкурста катнаша торган муниципаль районнар шул исәптән Әтнә районы да 3 млн сумга сертификат алуга дәгъва итә.
Мөршидә Җиһан, Иилдар Галәветдинов. Татарстан яңалыклары.