Республикада су үткәргеч челтәрләренең 32 проценты алмаштыруны таләп итә.
Татарстанда барлыгы 18 мең километрдан артык су үткәргеч челтәр бар. Белгечләр билгеләп үткәнчә, суның тиешсезгә агуы зур проблема тудыра.Тотылган суның 13 проценттан артыгы исәпләү приборлары аша узмый. Куллануда җимерек торбалар булудан тыш, суны законсыз тоташтыру очраклары да аз түгел. Аерым кешеләрнең дә, предприятиеләрнең дә суны законсыз куллану фактлары теркәлгән.