Татарстанның өч шәһәрендә 250шәр урынга исәпләнгән хайваннар приютлары төзелә. Димәк, урамда сукбай этләр азрак булыр дигән өмет бар.
Шул ук вакытта ел башыннан алып кайнар линиягә сукбай этләрне тоту өчен 350 гариза кергән инде. Телефон Торак Коммуналь Хуҗалыгы комитеты каршында эшли. Тотылган хайваннарга прививка ясыйлар, стерильләштерәләр, Хайваннар үзләрен агрессив тотмаса, аларны иреккә җибәрәләр.