Күптән көтелгән су көену сезоны килеп җитте. Ял көннәрендә йөзләгән кеше табигать кочагына, су буйларына юл тота. Суда йөзү бик файдалы булса да, ел саен кешеләрнең гомере өзелүгә дә сәбәп була. Узган ел шундый фаҗига Түбән Наратбаш авылында булып, яшүсмернең гомере киселде. Районда 1 июньнән су коену сезоны су объектларында имин чор буларак игълан ителде. Әлеге күрсәтмә гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе тарафыннан кабул ителде.
Түбән Наратбаш авыл җирлегендә бүген 1500 якын кеше яши. Авылга орынып ук торган күл зурларны да, кечеләрне дә үзенә тарта. Ял итергә яратсалар да безнең район сулыкларында су керү өчен санкцияле урыннар юк. Бу турыда кисәтүче аншлаглар һәр сулык янында урнаштырылган булырга тиеш – бу эш район авыл җирлекләре башлыкларына йөкләнгән
Җәйге чор дәвамында коткару хезмәтләренең сулыклар буйлап рейдларга һәм патрульгә чыгулары оештырылган. Алар көн саен күл һәм елга буйларында, ясалма сулыкларны тикшереп торалар.Бу чорда суда үзеңне ничек тотуга бәйле катлаулы булмаган кагыйдәләрне исләренә төшерәләр.
Район коткаручылары, беренче чиратта, әти- әниләргә су объектларында иминлекне тәэмин итү һәм баланы – ялгызын яки дуслары белән елга буена – ял итәргә яки балык тотарга җибәрүгә юл куймау максатларында әңгәмәләр корырга кирәклеге хакында искәртәләр. Бу ватсапп аша да алып барыла.Махсус төркем булдырганнар.
1нче ЗПСО начальнигы Наил Камаров”Узган ел нәтиҗәләре буенча Буа районында бу көнгә ике суга батучы үлеме теркәлгән иде инде. Берсе Карлы елгасында,икенчесе Наратбаш авылындагы күлдә яшүсмер батып үлде. Бу ата-аналарның балаларны караусыз калдыру нәтиҗәсендә”
Коронавирус шартларында су коену сезонында коронавирус йоктыру ихтималы кими. COVID-19 кеше күзәнәкләрендә яши, шуңа да аның әйләнә-тирә мохиттә яисә өслектә яшәве бик чикле. Әмма ачык сулыкларга килгәндә, аларда бактериаль яки паразитлар инфекциясен йоктыру ихтималы күбрәк, дип искәртә белгечләр. Суда йөзә белмәүчеләргә тирәнлеге 1-2 метрдан артмаган аерым җиһазланган урыннарда гына коенырга киңәш ителә!
Ранис Әхмәтшин,Айрат Насруллов.