Эссе көннәр башлану белән су коенырга теләүчеләр дә артты. Тик пляжларда рәсми су коену сезоны башланмаган әле. Ваемсызлык нәтиҗәсендә быел ике кеше суга батып үлгән, бишесен коткарып калганнар. Ә Казан пляжлары нинди хәлдә соң?
Утыз градустан югары эсседә шәһәр сулыкларына килүчеләрне байтак очратырга мөмкин. Шәһәр пляжларында иртәдән үк су коенучы өлкәннәр, балалар очрый. Кисәтүгә дә игътибар итмиләр.
Казанда су коену сезоны рәсми башланмаган. Суда гына түгел, ярда буенда да куркыныч.
Тик су коенучыларны берни дә куркытмый. Шешәләр , чүп-чар арасында дистәләгән кеше болганчык суда чайкана.
Берничә көн элек Мөслим районында 54 яшьлек ир-атның суга керүе фаҗига белән бетә, суда бата. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы суга керү тыела, дип кисәтә. Пляж беренче карашка кызынырга яратучыларны кабул итәргә әзер кебек күренсә дә.
Коткаручылар яр буйларын күзәткән арада, суда төбен чистарту эшләре бара. Казанда 1 июньнән биш шәһәр пляжы һәм өч ял итү урыны ачыла. Хәвеф — хәтәрсез су коенырга мөмкин булган урыннар экранда күрсәтелгән. Тикшерүләр беткәнче суга керүчеләрне штрафка тарталар.
Айнур Вәлиәхмәтов, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.