Гадәттән тыш хәл Түбән Кама районының Байгол авылында килеп чыккан. Берничә участокны су баскан. Халык чаң суга. Тиешле чаралар күрелмәсә, башка йортлар да су астында калырга мөмкин, дип борчыла алар. Бу хакта алдагы материалда. Гелүсә ханымның бакчасы хәзер күбрәк күлне хәтерләтә – кая гына атласаң да, аяк өсте юеш. Байгол авылындагы берничә участокны су баскан. Биредә яшәүче олы буын куркып яшәсә, яшүсмерләр көймә белән йөреп, шуннан кызык таба. Халык әйтүенчә, су һөҗүме ел саен күзәтелә. Көннәр җылыну белән биредә резин итексез йөреп булмый — бу мәшәкәтьне авылга керү юлындагы су торбасы тудыра икән.
Каенлы авыл җирлеге башлыгы белдергәнчә, су агымын үзгәртеп булмый. Шулай да, бүген урынга белгечләр чыгып, әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын табу өстендә эшләячәк.
Альбина Вәлиева, Светлана Шумкова, Фәхри Исламов. Татарстан яңалыклары