Казан Дәүләт авыл хуҗалыгы университетында ачык ишекләр көне узды. Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты профессоры Харис Мусин Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфирында катнашып, яшь белгечләр әзерләүнең үзенчәлекләре, Татарстанда урманнарны үстерүдәге алдынгы тәҗрибә турында сөйләде. Яңа буын белгечләрен тәрбияләүдә күп еллар Саба урман хуҗалыгын җитәкләгән Нургали Миңнехановның эш тәҗрибәсенә тукталды. Студия кунагы безнең дә кайбер сорауларга ачыклык кертте.