«Хәрәкәттә – бәрәкәт проектының быелгы чаралары татар биюләренә багышлана. Бүген без Әстерхан татарларының бию үзенчәлекләрен өйрәндек, Саратов гармуны – саз, бәрмә уен коралы – кабал кебек традицион музыка уен кораллары белән таныштык. Әстерхан татарларының бию үзенчәлекләренә багышланган кичә «Кияүсый» дип аталган, кияүне һәм аның туганнарын кәләш ягында хөрмәтләүгә багышланган бию йоласы белән башланып китте.
Мастер-класс барышында катнашучылар «Әстерхан йөреше», «тыпырдау», «тыпырдап аяк тибү», «чүгәләп йөрү» кебек Әстерхан татарларының төп бию элементларын өйрәнде. ШулайуктамашачыларӘстерхантатарларының «яулыкуены»нда биктеләпкатнашты.
Аларның җырлары да, көйләредә күбрәк Каф тау арты халыкларныкына тартым. Әлеге проект аша фольклор үрнәкләр белән таныштырабыз, профессиональ биючеләртарафыннанперформанскүрсәтеп, тамашачыларгабиюхәрәкәтләренөйрәнә ала.
Чарада Әстерхан, Краснодар якларыннан да катнашучылар бар иде. Кичә ахырында иң актив, оста биючеләргә татар кызы һәм егете төшерелгән түштамгалар да бүләк иттеләр.