Татар теле Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан аралашу өчен иң кулай 14 тел исемлегенә кертелгән. Телебезнең сүзлек составы да гаҗәеп дәрәҗәдә бай. Әйтик интернет челтәрендә урнаштырылган татар теленең язма корпусының күләме 500 миллион сүздән артты. Ә шул ук вакытта аралашканда алынма сүзләр кулланыла. Бу хакта Мәскәү шәһәрендә тел мәктәбе җитәкчесе, радиода «Татарча сөйләшәбез” тапшыруын алып баручы Лилиана Сафина да искәрткән иде. Югыйсә, сүзлекләрне генә ачып карарга кирәк. Бу җәһәттән Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан аңлатмалы сүзлекнең әһәмияте бик зур.
Илдар Сәгъдәтшин Татарстан китап нәшриты директоры
Бәяләп бетергесез олы хезмәтне Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Татарстан китап нәшрияты мөхәррирләре бергәләп эшләгән. Сүзлекләр барысы 6 томда булачак. Әлеге басмалар татар теленең барлык байлыгын үз эченә ала. Сүзлектә хәзерге татар әдәби теленең актуаль лексикасы телебезнең ничек үсүе, үзгәрү һәм баюы чагыла.
Рамилә Нуриева Татарстан китап нәшрияты мөхәррире
Бүгенге көндә татар теленең күптомлы фундаменталь аңлатмалы сүзлеге-күләме һәм эчтәлеге буенча иң тулы басма.
Фәридә Таһирова Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре
Илһамия Сабитова Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре
Тиражы 2200 данә. Сүзлек хәзерге җәмгыятьтә һәм кешеләр тормышында барган үзгәрешләрне исәпкә алып төзелгән. Элек чыгарылган сүзлекләрдән аермалы буларак, әлеге басмага соңгы вакытта сөйләмгә кергән яңа сүзләр дә бар.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хамидуллин.