Урам» Казан экстрим-паркында 8нче июльдән 12нче июльгә кадәр II Бөтенроссия урам уеннары узачак. Программада – баскетбол, велосипед спорты, роллер-спорт, скейтбординг, бию спорты, һава-көч атлетикасы буенча ярышлар каралган. Уеннарда меңнән артык спортчы катнаша, алар арасында 63 комплект медаль уйнатылачак.
Төп ярышлардан тыш, баскетбол, флорбол, скейтбординг буенча «Локомотив» Россия физкультура-спорт җәмгыяте беренчелеге, шулай ук акробатик рок-н-ролл буенча бөтенроссия ярышлары узачак.
Исегезгә төшерәбез, I Бөтенроссия урам уеннары Казанда узган елның сентябрендә «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Бәйгенең мультиспорт программасында илнең төрле төбәкләреннән 1074 спортчы катнашты. Уеннарны 8 меңнән артык тамашачы, ә онлайн-режимда – 500 мең тирәсе кеше күзәтте.