Ә хәзер спорт темасына күчәбез. Республикада балаларның сәламәт яшәү рәвешен күтәрү, физик яктан чыныктыру ягыннан спорт мәктәпләре ярдәм итә. Шундыйларның берсе Саба районында да бар. Биредә балалар өчен бөтен мөмкинлекләр тә тудырылган, аларның уңышлары да күп. Саба спорт мәктәбенең эшчәнлеге турында тулырак алдагы язмада.
2000нче елдан бирле эшләп килүче спорт мәктәбендә 26 тренер 800 гә якын балага физик тәрбия бирә. Биредә спортның 14 төре буенча түгәрәкләр эшли. 50ләп спорт мастеры һәм кандидатлар, 1нче разрядлы спортчылар, 6 Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре белән дә горурлана ала бу мәктәп. Спорт белән шөгыльләнү — зур нәтиҗәләргә ирешү генә түгел, ә беренче чиратта сәламәт яшәү рәвешен киң тарату, саулыкны ныгыту. Җитәкчене замана балаларының сәламәтлек торышы да бик борчый.
Динар Башкиров — дзюдо һәм самбо буенча тренер. Ул биредә 6 ел эшли. Туры сүзле, гадел Рифат Револевич белән эшләве җиңел, ди ул.
Тхэквондо белән биредә 2001нче елдан бирле шөгыльләнеп була. Тренер Ринат Әхмәтшин спортның бу төренә мөкиббән.
Илдар Ермолаевның тренерлык стажы 17 ел. Көрәш белән малайлар Сабаның үзеннән һәм күрше авылларыннан килеп, атнага 5 тапкыр шөгыльләнә.
Кара-каршы көрәшнең барлык төрләре дә бүгенге көндә бик актуаль. Аның белән шөгыльләнүче малайларда кечкенәдән үк ныклык, үз-үзеңә ышаныч тәрбияләнә.
Бокс буенча тренер Рамил Сәетов өчен спортның эчендә кайнаучы Рифат Хисамов күршесе генә түгел, хезмәттәше, остазы һәм җитәкчесе дә. Ул боксны 1995 нче елдан, нәкъ менә күрше абыйсы тәкъдиме белән үз итә.
Ә менә хәзерге көндә Саба аграр көллиятендә белем алучы Ислам Сәетов киләчәген дә спорт белән бәйләргә тели. Хыялы-тренер булу.
Бүгенге көндә спорт белән шөгыльләнү норма булып саналу сөендерә.
Татарстан яңалыклары, Саба районы.