Республиканың масштаблы проекты – «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXII ачык республика яшьләр фестиваленә йомгак ясалды. Гадәттәгечә ул фестиваль хәрәкәте лауреатлары һәм җиңүчеләре катнашындагы гала-концерт белән тәмамланды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
Ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле. Быел «Созвездие-Йолдызлык» ның катнашучыларны тәбрикләү ике мәйданчыкта — КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында һәм КРК «Пирамида» сәхнәләрендә узды.
Элегрәк, 14 апрельдә, КФУның КСК «УНИКС» гала-концертында беренче җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды. Мәсәлән, Александра Шишмагаева кызлар арасында урта төркемдә «Вокал соло» номинациясендә өченче урынны яулады, ә «Азаль» халык вокаль-хореография ансамбле «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә кече төркем икенче урынны яулады.
Тәҗрибәле жюрига 60 меңнән артык бала арасыннан иң сәләтлеләрен, шул исәптән проектның Гран-при ияләрен сайлап алырга туры килде. Гран-при Чаллының «Мизгел» җыр театры һәм Актаныш авылының «Ак инеш» бию ансамбленә тапшырылды.
Призерларны сәхнәдән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов лаеклы җиңүләре белән котлады.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ренат Сәхибгәрәев.