Халыкара балаларны яклау көнендә республикабызның “Созвездие-Йолдызлык” фестивале лауреатларына махсус дәүләт стипендияләре тапшыру чарасы узды. Бу залда гадәттә республикабыз өчен мөхим карарлар кабул ителә. “Созвездие. Йолдызлык” фестивалендә җиңүчеләргә Татарстан Рәисенең махсус стипендияләрен тапшыру тантанасы да биредә узды. Балалар иҗатлары һәм актив гражданлык карашлары белән республика үсешенә өлеш кертүләрен күздә тотсак, бу очраклы түгел.
Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлиева катнашучыларга, республикабыз Рәисенең “камиллеккә омтылуыгыз өчен, зур рәхмәтемне белдерәм дигән” сүзләрен җиткерде. Быелгы фестивальнең Гран-приена лаек булучы Биектау кызы Әдилә Зиннәтуллина да бар. 130 мең дәүләт стипендиясен югары белем алуына тотырга уйлап тора.
Шушы көннәрдә Крымда “Созвездие. Йолдызлык” фестиваленең җәйге сменалары башланырга тора. Балалар, анда махсус хәрби операциядә катнашучыларга куелачак концерт программалары өстендә эшли башлаганнар инде.
Эльза Әхмәтҗанова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.