Татарстан Министрлар Кабинетында ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате республика телевизион яшьләр фестивале лауреатларын бүләкләделәр.
Лауреатларга 41 дәүләт стипендиясен Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды. Исегезгә төшерәбез, быел фестиваль 22 нче тапкыр узды. 12 нче июньдә Россия көнендә Казан Кремлендә фестиваль лауреатларының йомгаклау концерты була.