Муса безгә көрәшергә куша — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Спорт яңалыклары

Муса безгә көрәшергә куша

16.02.2021

Республикабызда күренекле шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан  чаралар дәвам итә. Алар илледән артык булыр дип көтелә. Шулай ук планлаштырылган чараларның кайберләре Татарстаннан тыш,  чит төбәкләрдә дә үтә. Мәгълүм булганча,  Минзәлә районында зурлап, инде  58 нче тапкыр  Муса Җәлил истәлегенә багышлап «Ватаным Татарстан» газетасы  тарафыннан гамәлгә куелган милли көрәш бәйгесе узды. Әлеге көрәш бәйрәменең  иң күңелле мизгелләре турында хәбәрчебез Фәннүр Хасанов әзерләгән репортажда.

Минзәләдә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан гамәлгә куелган милли көрәш бәйгесе булып узды. Быел бу бәйгенең 58 енчесе оештырылды. Оештыручылар: Татарстанның Спорт министрлыгы, Көрәш федерациясе, Минзәлә районы хакимияте һәм “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе. Чараның ачылу тантанасыннан башлап иң соңгы минутларына кадәр бәйрәм рухы, матур көрәш мизгелләре сакланып килде.  Бераз гына тарихка күз салсак, беренче турнирда Сарман көрәшчеләре җиңеп чыккан. Аннан соң Күчмә кубок Буага киткән, соңрак Чистайга барып җиткән. Әлегә кадәр рекорд исә Балтачта. Алар бу бәйгедә иң күп җиңү яулый алды. Аерым исемнәргә килгәндә, Чаллы батыры Айрат Гыйлаев барысын да уздыра. Ул бу бәйгенең иң күп тапкырлар җиңгән батыры булып санала. Инде вафат булган Ильяс Галимов бәйге тарихына 9 мәртәбә уңышка ирешкән батыр булып кереп калды. Быелгы бәйгедә данлыклы көрәшченең истәлегенә махсус бүләк тә булдырылган. Ул көрәштә иң матур алым күрсәткән батырга биреләчәк.

Новости СМИ2

Равил Хәйруллин- Татарстан Республикасының көрәш федерациясе башкарма директоры

 Рәкыйп Фәйзуллин-бәйгенең баш хөкемдары

Әлеге турнир соңгы елларда Казаннан читтә уздырыла башлады. Бу да ярышның төп үзенчәлекләреннән берсенә әверелде.Чөнки,  Көрәш бәйгесе спорт чарасы гына түгел, бу татар көрәшен сөючеләрнең очрашу урыны булып та санала. Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган милли көрәш бәйгесенең быел Минзәләдә узуы очраклы түгел. Минзәлә шәһәре Муса Җәлил белән бик тыгыз бәйле. Әйтеп үтү урынлы булыр, курсант-шагыйрь Муса Җәлил Минзәләдә озак яшәмәсә дә, бик бай, бик нәтиҗәле, тулы канлы тормыш белән яшәгән. Җәлил Минзәләдә чыныгу үткән. Ул биредә дәһшәтле давылларда баш имәскә, кыенлыклар, хәтта үлем алдында да тез чүкмәскә өйрәнгән. Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең тиңдәшсез батырлыгын хәтердә яңартып тору яшьләребез күңелендә милли горурлык хисләрен ныгыту өчен кирәк.

Вил Усманов- Татарстанның халык артисты, спорт мастеры

Новости СМИ2

 Рөстәм Заһидуллин- Балтач районы яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе

 Айдар Апанов- көрәшче

Илсур Гыймалетдинов-бәйге җиңүчесе

Новости СМИ2

Тормышта һәр көрәшче бер- берсе белән яхшы танышлар, алар инде келәмдә дә бик күп тапкырлар очрашкан, көч сынашкан егетләр, матур дустанә булып яшиләр. Ләкин көрәш мәйданында һәрберсе җиңү өчен көрәште, очрашулар киеренке барды. Һәр үлчәмдәге көрәшчеләр да батыр, бердәнбер булырга омтылдылар. Аңлашылмаучылык, киеренкелек туган саен хөкемдарлар һәр алымны видеоязмалар аша тикшереп, ялгышлык, хата җибәрмичә, дөреслекне өскә чыгарып, һәр көрәшчегә бәя бирделәр. Җиңу җиңел генә бирелми шул. Кайвакытларда мидицина хезмәткәрләренең дә ярдәме кирәк булды, алар һәрчак уяу. Җанатарлар өчен дә әлеге бәйгедә, каннарны сыеклатырлык, мизгелләр күп булды; мәйдан ду килде. Һәрберсе үзе яраткан көрәшчесенең җиңүен теләде, көч биреп торды. Ләкин, көтмәгәндә кемдер ялгышлык җибәрә, ә кендәше шуны көтеп кенә торгандай, алымын төгәлләп тә куя. Ярышта шатлыклы мизгелләр дә күп булды. Һәр җиңүчене дуслары, төркемдәшләре күккә чөйде.

 Илнар Хөснуллин- “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәрриренең беренче урынбасары

 Равил Хәйруллин- Татарстан Республикасы көрәш федерациясе башкарма директоры

 Резедә Шәрәфиева- Татарстанның халык артисты

 Камил Нәҗмиев- Минзәлә районы Башкарма комитеты җитәкчесе

Хөкемдарлар  Һәр үлчәмдәге батырларны, мәйдан уртасына чыгарып зурлап бүләкләделәр. Һәрберсенә аерым игътибар, һәрберсенә аерым ихтирам күрсәтелде. Медальләр, мактау кәгазьләре, бүләкләр. Иң-иңнәренә аерым мактау сүзләре яңгырады.  Команда ярышында Әлмәтлеләр алдынгы булды. Кубок Әлмәткә китте. Данлыклы көрәшче Ильяс Галимов истәлегенә махсус бүләк тә үз иясен тапты- Иң матур көрәш алымы күрсәткән егет Кукмарадан- Илсур Гыймалетдинов, 60 килограмлы үлчәүдә көрәшкән батыр. Ә, иң авыр үлчәмдәге батыр 174 килограмлы, ул Сергей Павлик, тумышы белән Ульяновск шәһәреннән, әлеге ярышта Зәй районы командасы өчен көрәште. Татар көрәшенең символы булган тәкә аңа бирелде. 58 енче- Муса Җәлил истәлегенә багышланган милли көрәш тәмамланды. Минзәлә җирлегенә рәхмәт әйтеп көрәшчеләр таралыштылар. Чын мәгънәсендә- келәмдәге батырлык-Муса Җәлил батырлыгына тиң булды.

Фәннур Хәсәнов, Сергей Павлухин, Татарстан яңалыклары.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Бүләкле дәвамчылар

Бүләкле дәвамчылар

Яңалыклар (13.11.20)

Яңалыклар (16.02.21)

Сабирҗан салган эздән

Сабирҗан салган эздән

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+