Саба һәм Теләче районнары җитәкчелеге Йошкар Олада ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәт үтүче якташларыбыз янында булып кайтты. Хәрби часть белән ике район арасында шефлык элемтәләре турында килешүне якындагы биш елга озайттылар.
Татарстан делегациясе Йошкар-Ола янындагы хәрби частьләрнең берсенең көн тәртибенә үзгәреш кертте. Полк командованиесе экскурсия үткәргәндә, солдатлар төз атларга өйрәнде.
Мондагы ракета гаскәренең үз традицияләре бар. Һәр икенче хәрби хезмәткәр диярлек — Татарстаннан. Республикабыз делегациясе хәрбиләрнең хәлен белеште, хезмәт барышын күзәтте.
Көн тәртибе үзгәрде – Татарстан солдатларына Уставтагы төшке ашы урынына милли ризыклар бирелде. Туган йортларыннан сәламнар кабул иттеләр. Әле армиягә бер-ике атна элек кенә чакырылсалар да, сорауларга хәрбиләрчә җавап бирделәр.
Татарстан егетләре махсус ракета гаскәрләренә хезмәт итәргә шефлык элемтәләре буенча китә. Бер ел эчендә хәрби осталык серләренә өйрәнәләр. Полк командованиесе күрше республика вәкилләреннән канәгать.
Бу юнәлештә эш дәвам итә. Саба һәм Теләче районнары җитәкчелеге шефлык элемтәләре турында килешүне якындагы биш елга озайтты.
Вадим Струминский, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.