Түбәнкамалы өлешчә мобилизация буенча чакырылган якташларыбызга ярдәм күрсәтте. Ленинград чолганышының шаһиты Рокыя Сәхабетдинова ялга кайткан хәрбиләргә эретеп-ябыштыру аппаратын тапшырды. Гуманитар ярдәм җыю пунктларының берсе Химиклар проспектындагы 72 Б адресы буенча урнашкан — изге эштә һәркем катнаша ала.
92 яшьлек түбәнкамалы солдатларның хәлен яхшы аңлый — үзе дә сугыш ачысын үз җилкәләрендә татыган. Лениград блокадасының бар михнәтен кичергән ветеран ялга кайткан хәрбиләргә эретеп-ябыштыру аппаратын бүләк итә. Алгы сызыкта булган якташларыбызга ярдәм итү – һәркемнең намус эше, ди Рокыя Сахабетдинова.
Уртак эшкә Түбән Каманың перинаталь үзәге булган шәһәр балалар хастаханәсе коллективы да кушыла – медицина хезмәткәрләре акчалата булыша.
“Гуманитарка Татарстана” төркеме волонтерлары 20 сумка алып килделәр – активистлар солдатлар белән элемтәгә кереп, аларның ихтыяҗларын сорашалар. Кирәк-яраклар сатып алалар.
Изге эштә һәркем катнаша – укучылардан алып олы яшьтәгеләргә кадәр. Барысының да теләкләре бер – хәрбиләр көткән җирләренә исән-сау әйләнеп кайтсын.
Альбина Вәлиева, Максим Липин, Татарстан яңалыклары өчен Түбән Камадан