1 нче апрельдән социаль пенсияләрнең күнегелгән артуы көтелә. Узган елның 1 июненнән ул 10 процентка арткан булса, 1 нче апрельдән тагын 3 бөтен уннан өч процентка артуы көтелә. Шул рәвешле, тулаем алганда, социаль пенсия 13 бөтен уннан алты процентка күтәрелә.
Искәртеп узабыз, социаль пенсияләрне иминият пенсиясе өчен тиешле стажы булмаган гражданнар ала. Моннан тыш, бу түләүләр инвалидлыгы булган һәм туендыручысын югалткан кешеләргә тиеш.Тулаем алганда, 4 миллионнан артык кешенең социаль пенсиясе арта.