Социаль фонд махсус операциядә катнашучыларга бирелә торган ярдәм чараларын барлады — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы

Социаль фонд махсус операциядә катнашучыларга бирелә торган ярдәм чараларын барлады

09.10.2023
Социаль пенсияләрнең артуы көтелә

Татарстан Социаль фонды махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына төрле ярдәм чаралары күрсәтә. Мисал өчен, сугыш хәрәкәте ветераннары ай саен өстәмә рәвештә 3,8 мең сум акча ала. Бу хакта фондның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Россия Социаль фонды бүлегеннән мондый түләүне төбәктә 30,5 меңнән артык кеше ала (әлбәттә, аларның барысы да махсус операциядә катнашкан кеше түгел – Т-и иск.). Аны алу өчен гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында яки күп функцияле үзәктә тапшырырга мөмкин. Гариза тапшырганнан соң хәрби хәрәкәтләр ветераны Социаль фондка таныклыкның төп нөсхәсен яки аның нотариус раслаган күчермәсен бирергә тиеш», – дип хәбәр итте Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Новости СМИ2

Моннан тыш, махсус операциядә катнашучы яки чакырылыш буенча хезмәт итүче хәрбинең баласы булса, андыйларга 15,5 мең сум күләмендә айлык пособие каралган. Мобилизацияләнүчеләрнең көмәнле хатыннарына, йөклелек срогы 180 көннән дә кимрәк булмаса, 36,2 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләнә.

Тагын бер ярдәм чарасы – махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бердәм пособие, ул аларга ташламалы шартларда билгеләнә.

Хәрби бәрелешләрдә яралану нәтиҗәсендә инвалид дип табылган кешеләргә 1 мең сум күләмендә өстәмә айлык матди ярдәм каралган. Чакырылыш буенча хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак булган яки хәрби хезмәттән кайтканнан соң, анда алган яраларыннан үлгән солдатларның балаларына 2,8 мең сум күләмендә айлык пособие билгеләнә.

Хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак булган солдатларның тол хатыннары фатирга түләү чыгымнарына бәйле рәвештә компенсация түләүләре алу хокукына ия. Аның күләме айлык коммуналь түләүләр, шул исәптән стационар телефон урнаштыру чыгымнарының 60 процентын тәшкил итә. Хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак булган солдатларның гаилә әгъзаларына шәхси торак йортны ремонтлау өчен акча түләнергә мөмкин.

Новости СМИ2

Украинада махсус хәрби операция 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин күп тапкырлар белдергәнчә, махсус операция тиешле максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк.

Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Халык полклары – фронтка ярдәм

Махсус хәрби операция ветераннары өчен медицина-психологик ярдәм кабинетлары ачылды

«Авыл сулышы» сәхифәсе

Владимир Путин Россия авыл хуҗалыгы уңышлары югары технологияләр белән бәйле дип саный

Яңалыклар (28.09.23)

Яңалыклар (10.10.23)

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+