Сочида 22 сентябрдән 28 сентябрьгә кадәр «Бөтен Россия — 2022» заманча журналистика форумы узды. Төбәк массакүләм мәгълүмат чараларыннан Медиафорумда 200ләп вәкил катнашты. Анда Татмедиа проектлары да тәкъдим ителде. «Татмедиа» эшчәнлегенә Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев югары бәя бирде. “ Яңа медиаларны эшләүгә акцент ясау –яхшы күрсәткеч”- дип билгеләп үтте. Танылган журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм экспертлар Массакүләм Мәгьлүмат Чараларының хәзерге заман шартларында роле, интернет ресурсларны таныту һәм популярлаштыру инструментлары турында фикер алышты. Шулай ук форум ябылу көнендә Россия Журналистлар берлегенең 2022 елгы иң яхшы журналист язмаларының җиңүчеләре билгеле булды.