Соңгы елларда черлидинг Россиянең бик күп шәһәрләрен яулап алды. Черлидинг белән шөгыльләнүчеләр бик күп ярышларда катнаша һәм зур җиңүләргә ирешә. Күптән түгел россиякүләм ярышларда Чаллының яшь чирлидерлары көмеш медаль алып кайтты. Чирлилдинг-ул рәсми рәвештә танылган спорт төре — биредә гимнастика да, акробатика да, хореография элементлары да бар. Автошәһәрдә бу спорт төрен Фейм бию һәм чирлидинг мәктәбендә үзләштерергә мөмкин.
Спорт чирлидингының үзенчәлеге шунда ки, төрле элементлар өчен төрле буйдагы балалар кирәк – берәүләр озынрак, икенчеләре кыскарак һәм җиңелрәк. һәркем — катлаулы конструкциянең аерылгысыз өлеше.
Тренировкалар атнага 4 тапкыр уза, ә 3 яшьтән үк балалар спорт белән шөгыльләнә. Чаллы командасы- республикада күп тапкыр чемпион исеменә дә лаек булды. Тиздән спорт чирлидингы олимпия спорт төре буларак теркәлергә тиеш.
Чирлидингның беренчесе –спорт төре –Икенчесе чирлидинг-шоу, ягъни помпоннар белән бию. Без балаларга спорт төрен сайладык.
Команданың чыгышы берничә блоктан тора-акробатика, хореография. Шулайу –ук 4-5 кешедән тоган стант һәм 20 кешегә кадәр булган пирамидалар. Әлбәттә музыкаль бизәлеш һәм хәрәктләр башкарганда күтәренке рухта махсус канатлы сүзләр дә әйтелә. Көмеш медаль яулаган Чаллы чирлидерлары республика чемпионатына әзерләнә.