«Сириус» белем бирү үзәге Россиядә укучыларны онлайн-укыту һәм индивидуаль ярдәм күрсәтү өчен «Сириус.Курсы» системасын тәкъдим итте. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Платформа өстәмә белем бирүне үстерүгә юнәлдерелгән һәм 7-11 сыйныф укучыларына математика, информатика, физика, химия һәм биологияне тирәнтен өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.
Яңа платформаның төп бурычы — талантларны үстерү мәктәбе форматында һәм алга таба да дистанцион белем бирү өчен система төзү. Укытучы-тьюторлар һәр мәктәп укучысы белән индивидуаль эшли, мәсьәләләрне тикшерә, әгәр биремне беренче тапкырдан чишеп булмаса ярдәм күрсәтә.
Программага кушылырга һәм курслар турында тулырак мәгълүматны платформаның рәсми сайтында белергә мөмкин.
Татар информ.