“Сират күпере”н кичкән әдип.” Кәрим Тинчурин тетарында язучы, әдәбият галиме hәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиевны юбилее белән тәбрикләделәр.
Юбилей кичәсенең исеме очраклы гына “ Сират күперләрен кичкәндә” дип аталмый, Ринат Мөхәммәдиевның әлеге исем астында язылган романы бар. Чараның сценарий авторы юбилярның тормыш юлын тәфсилләп өйрәнгәч, әлеге исемне тәкдим итә.
Юбиляр бик күп еллар Мәскәүдә яшәсә дә, күңеле белән һәрчак Казанда. 75 яшьлек юбилеенда Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә тугрыклы Татарстан халкы янәшәсендә үткәрәсе килгән.
Ринат Мөхәммәдиев әдәбият дөньясына тәнкыйтьче булырак килеп керә, соңрак авыл, шәһәр тормышы турында яза, сәясәт темасын да читләп үтми.
Моннан берничә дистә ел элек Ринат ага күренекле язу Мөхәммәт Мәһдиев төркемендә укыган, бүген исә ул үзе дә язучы исемен йөртә, Габдулла Тукай премиясе лауреаты. Юбилей кичәсендә язучының төркемдәшләре бар иде, алар әле иҗатка тартыла гына башлаган, яшь Ринат Мөхәммәдиевны искәр төшерделәр.
Бирегә килүчеләр юбиляр белән шәхсән дә таныш, китапларын укып та беләләр.
Кичәдә тамашыча язучының тормыш юлы, иҗаты турында мәглүмат җиткерелде. Юбилярны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла котлады һәм Берлекнең “Әдәбияттагы казанышлар өчен” медален тапшырды. Тәбрикләү сүзләрен шулай ук Мамадыш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов җиткерде.