Синоптикларның март аена фаразлары төрлечә. Шулай да бу ай башка елларга караганда үзенчәлекле булачак. Ә галимнәр март аена нинди фаразлар бирә? Бу хакта алдагы репортажда.
Кошлар сайравы, якты кояш, һава температурасы нормадан 9 градуска югарырак. Быел кышны озату көне шундый булды. Хәер, быел кыш булмады дисәк тә ялгышмабыз. Җәй ничек килер, җылы булырмы?
КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев:«әгәр кыш бик җылы булса, җәй салкын булырга мөмкин. Чөнки еллык температура һәрвакыт тотрыклы. Атлантик циклон активлашса, җәй салкынча булачак.
Галимнәр мартның беренче яртысында кояш аз булыр, ә яңгырлар, кайвакыт юеш кар явар дип фаразлый. Җирдә үләннәр инде апрель башында ук күтәрелә башлаячак, чөнки карсыз кыш аркасында хәтта февраль аенда агачлар да бөреләнде. Синоптиклар җылы кыш тенденцияләре март аенда да дәвам итәчәк, диләр.
Яз килү белән күп кешенең кәефе күтәренке. Тик кайберәүләр иртә язга борчыла.
Көннәр җылыту белән, Казанда язгы ташуга әзерләнә башладылар. Бу язда су басу куркынычы көтелми. Шәһәрдә яшәүчеләр өчен түбәдә җыелган кар, боз сөңгеләре, тайгак юллар гына сәламәтлеккә куркыныч тудырырга мөмкин. Урамда, тротуарларда йөргәндә, бик сак булырга кирәк.
Гүзәл Зәйнакова Рәфкать Зыятдинова.